Республика мәктәпләрендә «2015 елгы Парклар маршы»нда җиңүчеләр бүләкләнә

2015 елның 19 мае, сишәмбе

“Парклар маршы” акциясе кысаларында Әгерҗе районының барлык мәгариф оешмаларында тематик күргәзмәләр, балаларның рәсем һәм фото конкурслары, бәйрәм чаралары, өмәләр, агач утыртулар үткәрелде.

Балалар һәм олылар, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, ел саен йөзләрчә агач һәм куак утыртып, авылларны яшелләндерүгә өлеш кертәләр. Мәктәп балалары һәм дәүләти тыюлык эшчәннәре көче белән, Татарстанның Парклар һәм скверлар елына багышлап, паркларны төзекләндерү буенча күп эшләр эшләнде.

“Кичкетаң” дәүләти табигать тыюлыгы инспекторлары, Ә.Г.Фәйзуллин җитәкчелеге астында, районның күп кенә мәктәпләрендә булып, “2015 елгы Парклар маршы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International