Россия Федерациясенең Кырым эшләре министрлыгы һәм Кырым федераль округы вәкилләре делегациясенең Татарстанга эш визиты

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясенең Кырым эшләре министры урынбасары Андрей Соколов җитәкчелегендәге Россия Федерациясенең Кырым эшләре министрлыгы һәм Кырым федераль округы вәкилләре делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде.

Делегация составында Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре министрлыклары һәм тармаклары вәкилләре дә бар.

Хезмәттәшлек кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Кырымның Бакчасарай районы урманчылары белән уртак чаралар үткәрә. Августта Татарстан делегациясенең ярымутрау урман хуҗалыкларына баруы каралган, анда агач утыртулар, безнең республикадан китерелгән утырту материалы белән эш итү буенча консультацияләр күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International