Татарстан территориясендә үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә 59 бозу очрагы ачыкланды һәм бетерелде. Административ хокук бозу турында РФ КоАП 8.31 статьясы буенча 5 физик затка 6 беркетмә, РФ КоАП 8.39 статьясы буенча 4 физик затка 4 беркетмә төзелде. 23.14 мең сумлык штрафлар салынды, шуларның 19.83 мең сумы инде түләтелде.
Аннан тыш, урманчылыклар федераль һәм республика юллары, трассалары буйларындагы 938.3 гектар урман массивларыннан 2680.2 кубометр коры-сары җыештырды.