ТР дәүләт инспекторлары «Уылдык чәчү» операциясе барышында рейдлар үткәрә

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 25 апреленнән 27 маена кадәр Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау буенча дәүләт инспекторлары республика акваторияләрендә табигать саклау законнарын бозуның 138 очрагын ачыклады. РФ КоАП 8.39 статьясы буенча административ хокук бозу турында 49 беркетмә төзелде. ТР Эчке эшләр министрлыгына җинаять эшләре ачу өчен 5 материал тапшырылды. Операция барышында табигать законнарын бозучылардан 160 корал, шул исәптән 113 җәтмә, шулай ук 15 кг балык һәм 2 йөзү чарасы йолып алынды. Узган чорда физик затларга барлыгы 129 мең сумлык штрафлар салынды, 33.65 мең сумлык зыян салу буенча дәгъвә белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International