Көнозын табигать белән бергә-бер

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Арча урманчылыгының Девятернә мәктәп урманчылыгы укучылары көннәрен әнә шулай үткәрде.   Экскурсия урман музеена сәяхәт кылудан башланып китте. Бу кишәрлектәге урманчы И.Р.Мөдәррисов балаларга урманчыларның эше турында сөйләде, аларны кызыклы экспонатлар белән таныштырды, урмандагы питомникны күрсәтте.

Янгынга каршы инвентарьны, Красный бор урман кишәрлегендәге янгын каланчасын балалар аеруча зур кызыксыну белән өйрәнде. Аннан соң аларның ялы “Табигать белән аңлашып” исемле экологик сукмак белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International