Лубян урман-техник көллияте VI Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстандагы укучы яшьләрне танытты

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Сабантуй мәйданы Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында оештырылган иде. Татарстан делегациясе составына Лубян урман-техника көллияте вәкилләре дә керде. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов көллият экспозициясенә сәяхәт кылды. Өлкә губернаторы Юрий Бергның һәм башка рәсми затларның көллият эшчәнлеге һәм урман хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү турындагы сорауларына директор Афанасий Данилов җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International