Акцияне үткәрү барышында Министрлык тарафыннан урманнарны чүп-чардан һәм урман кишәрлекләрен пычраклардан чистарту оештырылды, акциягә авыл җирлекләре башлыкларын, бакчачылык ширкәтләре хакимиятләрен, урман кишәрлекләрен арендалаучыларны, урта һәм югары уку йортларында укучыларны җәлеп итеп, кече архитектура рәвешләре төзекләндерелде һәм тәртипкә китерелде.
Татарстан Республикасының Дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт инспекторлары тарафыннан урман биләмәләрендә һәм махсус саклана торган табигый территорияләрдә каты көнкүреш калдыкларын законсыз урнаштыруны ачыклау һәм булдырмый калу буенча 68 рейд үткәрелде. Рейдлар нәтиҗәсендә шундый 21 чүплек урыны ачыкланды һәм бетерелде, 1255 кубометр каты көнкүреш калдыгы һәм башка төрле калдыклар тиешле чүплек урыннарына озатылды.