Киңәшмәләрнең көн тәртибендә – Россия Федерациясе субъектларының янгын куркынычы арткан чорга әзерлеген бәяләү. Киңәшмәләрдә катнашучы дәүләт контрольлеге һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев һәм бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Рамил Шәйхетдиновлар хәбәр иткәнчә, республикада урман янгыннары тәүлек әйләнәсе күзәтеп торыла, төбәктәге 31 урманчылыкның һәркайсында янгын-химия станцияләре җиһазланган, моннан тыш, Республика Урман-янгын үзәге дә даими режимда эшләп тора.
Селектор киңәшмәләрендә билгеләп үтелгәнчә, урман янгыннары гадәттә кешеләр гаебе белән килеп чыга, профилактика эшләренә һәм халык арасында янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалауга аеруча зур игътибар бирергә кирәк.