Котлауда болай диелә: «Кадерле дуслар!
Бүген сезнең тормышыгызда тантаналы көн – сезгә Лубян урман-техника көллиятен тәмамлау турында дипломнар тапшырыла. Чын күңелдән сезне шушы әһәмиятле вакыйга белән котлыйм!
Шушы көннән башлап сез урман хуҗалыгы белгечләре булып саналасыз, ә бу – бик тә җаваплы. Сезгә безнең планетадагы иң күркәм һәм әһәмиятле табигый байлыкларның берсе булган урман тормышына бәйле карарларны мөстәкыйль кабул итәргә туры киләчәк.
Сез – безгә, тәҗрибәле осталарга алмашка килә торган яшь буын һәм сезнең алдагы тормышыгыз һәм урманнарның имин торышы үз язмышыгызны ни рәвешле коруыгыздан, һөнәрегезгә ничек каравыгыздан тора. Биредә, көллияттә, сез теоретик белемнәр һәм гамәли күнекмәләр алдыгыз. Ләкин бик күп еллар эшләгәннән соң гына, өлкән остазларның һәр киңәшенә колак салып кына чын урманчы булырга мөмкин. Мин моны үземнән чыгып әйтәм.
Лубян урман-техника көллияте укытучыларына аеруча зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең югары профессионализм, эшегезгә карата тугры, рухи яктан юмарт булуыгыз һәм ата-аналарча кайгыртуыгыз аркасында студентлар булачак белгечлекләренә әзерләнү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалана ала. Мин ышанам, Лубянда үткән студент еллары алар өчен бәхетле яшьлекнең бик тә якты, файдалы һәм кызыклы чоры булып истә калыр.
Теләк буларак шуны әйтә алам, хөрмәтле чыгарылыш студентлары, ныклы һәм хәерле юл сезгә, чын һәм тугры дуслар, уңышлар! Үзегезгә һәм белемнәрегезгә ышаныгыз!»