2013 елның 28 декабрендәге 415 номерлы Федераль законның гамәлгә керүе хакында

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Урман кодексының 50.5 статьясының 1 өлеше нигезендә үзагач белән алыш-биреш башкарган юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр 2015 елның 1 июленнән башлап үзагачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча БДАМС операторына үзагач белән алыш-биреш турында электрон документ рәвешендә декларация тапшыра. Үзагач белән алыш-бирешләр турында декларация анда катнашучы һәр тарафтан тапшырыла. Үзагач белән алыш-биреш турындагы декларациянең рәвеше урманнан файдаланучының шәхси кабинетында урнаштырылган.

Гражданнар тарафыннан шәхси ихтыяҗлары өчен әзерләнгән үзагачны исәпкә алу Россия Федерациясе Урман кодексының 81-84 статьялары нигезендә гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу килешүләрен төзү буенча вәкаләт бирелгән дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарыла. 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап, үзагачны исәпкә алу РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 26 декабрендәге 1525 номерлы карары белән расланган Үзагачны исәпкә алу кагыйдәләре нигезендә башкарыла.

         Моннан тыш, вәкаләтле дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вазифаи затларының мәгълүматны үзагачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына тапшырмавы яки вакытында тапшырмавы, шулай ук үзагачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына белә торып ялган мәгълүмат тапшыруы –

биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International