Делегация составына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре – министрның беренче урынбасары Харис Мусин, урманнарны яңадан үстерү һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Галиев һәм “Саба урманнары” ҖЧҖнең коммерция директоры Азат Миңнехановлар керде.
Визит барышында Татарстанның урман хуҗалыгы вәкилләре Төркмәнстанның Табигатьне саклау министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты һәм тармакның торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләште. Төркмәнстанның зур шәһәрләрен яшелләндерү буенча киң кырлы планнарны исәпкә алып, Ашхабадтан килгән хезмәттәшләр яшелләндерү һәм саклык урманнарын үрчетү өлкәсендә ике республика арасындагы хезмәттәшлеккә карата кызыксынучанлыклары барлыгын белдерде.
Төркмән җирендә Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән чәчкеннәр утыртылды.