Идел-Чулман дәүләти табигый биосфера тыюлыгындагы Раифа урманының 37 кварталында үсүче Гади наратка (Pinus silvestris L.) карата мондый карарны РФ Федерация Советында Милләтнең табигый мирасын саклау советының сертификацияләү комиссиясе кабул итте.
“Агачлар – тере табигать ядкәрләре” бөтенроссия программасында республикабызның тагын бер “илче”се катнашты: 2013 елда “Озын Алан” дәүләти табигый тыюлыгында, Советның башкарма дирекциясе эгидасы белән, горно-алтайск чыршысына табигый ядкәр статусы һәм махсус тамга бирелде. Нәкъ менә шушы агачтан башлап Бөтенроссия программасы старт алды да инде.
Хәзерге вакытта бүлектә Саба һәм Минзәлә урманчылыкларында үсүче башка истәлекле агачларга карата да документлар әзерләнә.