Татарстан Республикасында урман кисүчеләрнең Россия чемпионаты 18-19 сентябрь көннәрендә Россиянең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге инициативасы буенча үткәрелә. Алданрак узган россиякүләм ярышларның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, урман кисүчеләрнең профессиональлек дәрәҗәсе артканнан арта бара. Россия осталарының әзерлек дәрәҗәсе шушы төр техник спорт өлкәсендә чагыштырырлык кына түгел, ә белгечләр бәяләгәнчә, күп кенә илләрдән килүче вәкилләрнең осталык дәрәҗәсен уздырып да җибәрә. Ярышларны сыйфатлы итеп уздыру, объектив хөкем итү өчен Лубян урман-техника көллияте базасында хөкемдарларны һәм ярышларда Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән катнашучыларны укытулар оештырылды.
Укуларны Россиянең җыелма командасы тренеры Александр Гончаров (Мәскәү) һәм тренер-инструктор Владимир Богдановлар үткәрә.