Авыл җирлегендә урнашкан паркны, Җир Хартиясе Аллеясын, “Җиңү урманы” агачлыклары үскән урыннарны, урман массивларын, сулыкларның ярларын чистартуда мәктәп укучысыннан алып, төрле яшьтәге, табигатькә карата битараф булмаган җирле халык катнашты. Өмәне башлар алдыннан дәүләт тыюлыгы башлыгы, ТР атказанган экологы Әһли Фәйзуллин анда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, монда җыелган һәркемне “экологик бердәмлек” берләштерә һәм туган якны төзекләндерү мәсьәләсе һәркем өчен мөһим, дип ассызыклады.
Россия күләмендәге “Яшел Россия” экологик өмәсенә багышланган “Кичке таң” тыюлыгындагы өмә концерт белән тәмамланды, анда татар һәм удмурт фольклор коллективлары чыгыш ясады. Чарада иң актив катнашканнарга бүләкләр тапшырылды.