ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин Нурлат муниципаль районындагы мәктәп укучыларын Белем көне белән котлады

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

1 сентябрь – Белем көнендә районның 35 белем бирү оешмасында яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар узды. Райондагы 594 бала өчен беренче уку елы башланып китте.

         Быел үз укучыларын унынчы тапкыр каршы алучы гимназия дә бу көнне бәйрәмчә үткәрде. Быел мәктәптә район җитәкчелеге һәм “ТатРИТЭКнефть” шефлары ярдәмендә ремонт үткәрелгән, автомашиналар өчен парковка ясалган, светофор урнаштырылган. Гимназиядә укучыларны һәм мөгаллимнәр коллективын бәйрәм белән котлау һәм аларның сөенечен уртаклашыр өчен район башлыгы Равил Кузюров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, “ТатРИТЭКнефть” ТҖП директоры урынбасары, баш геолог Николай Нефедовлар килгән иде.

         Чарада катнашкан район кураторы Харис Мусин Республика Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен дә укып узды.

         Гимназиядәге Белем көне агачлар утырту акциясе белән дәвам итте. Бу көнне район башлыгы Равил Кузюров һәм Харис Мусин, беренче һәм 11 сыйныф укучылары белән берлектә, Канададан кайтартылган лжетсуга агачларын утыртты.

         (Нурлат муниципаль районы сайты материаллары нигезендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International