ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Казан дәүләт аграр университетының урман һәм экология факультеты студентларын һәм укытучыларын яңа уку елы белән котлады

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты 1922 елда гамәлгә куела. Күп кенә үзгәртеп корулардан соң, 2007 елда анда урман хуҗалыгы һәм экология факультеты торгызыла. Шул вакыттан бирле вуз Урман хуҗалыгы министрлыгы белән актив хезмәттәшлек итә башлый. Биредә урман тармагы өчен булачак белгечләр әзерләнә, урман хуҗалыгы өчен фәнни-тикшеренү эшләре буенча төп темалар эшләнә.

         “Белем алу – теләсә кайсы кеше эшчәнлегендә нигез булып тора. Бу нигез ныграк булган саен, кешенең тормышта да, һөнәрендә дә үз урынын табу дәрәҗәсе югарырак була”, – диде Рәис Гомәров, студентларга мөрәҗәгать итеп. Ул студентларга һәм укытучыларга укуда уңышлар, якты һәм кызыклы студент тормышы теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International