Лубян урман-техника көллиятендә Белем көне

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров исеменнән студентларны һәм көллият укытучыларын эшләр белән идарә итүче Николай Золотов һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләсе буенча сектор җитәкчесе Айрат Әхмәров сәламләде.

         Яңа уку елына багышланган тантаналы линейкада көллият директоры Афанасий Данилов беренче курсларга урман хуҗалыгы техникумының тарихы турында сөйләде һәм соңгы елларда Лубян көллиятендә урман хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү буенча күп нәрсә эшләнгәнлеге турында искәртте. Әйтик, белем бирү бинасының матди-техник базасы нык яхшырган, белем бирү процессын модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла, заманча җиһазлар һәм предмет кабинетлары кайтарыла, студентлар тормышы өчен көнкүреш шартлары яхшырган.

         Көллияттәге иң яхшы укытучыларга, урман тармагына белгечләр әзерләүдә нәтиҗәле эшләгән өчен, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International