Министрның беренче урынбасары Харис Мусин XIV “Урман һәм кеше: тотрыклы киләчәккә өлеш кертү” Бөтендөнья урман корылтаенда катнаша

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Харис Мусин 7-11 сентябрь көннәрендә Дурбан ш. (КАР) ачылачак һәм узачак корылтайдагы Россиянең рәсми делегациясе составына керә. Дөньякүләм урман бергәлеге өчен урман корылтайлары үткәрү иң әһәмиятле халыкара вакыйгаларның берсе булып тора, аларда кешелекнең урманнарга һәм урман хуҗалыгын алып баруга бәйле төп проблемалары карала.

         Чаралар барышында Россиянең Урман хуҗалыгы министрлыгы “Россия урманнары: хәзер һәм киләчәк” темасына “түгәрәк өстәл” оештырачак, анда Харис Мусин республиканың урман хуҗалыгын үстерү турында доклад белән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International