2015 елның 17-19 сентябрь көннәрендә Казанда агач аударучылар арасында “Урман кисүче-2015” Россия Чемпионаты узачак

2015 елның 11 сентябре, җомга

Агач аударучылар арасында өченче “Урман кисүче-2015” Россия чемпионаты Казанның “Казан аренасы” стадионында 17-19 сентябрь көннәрендә узачак. Чараның оештыручылары булып Россиянең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Центрлесэкспо” ААҖ һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ катнаша.

Агач аударучылар арасында Россия чемпионаты 2013 елдан башлап үткәрелә. Аны үткәрүнең төп максаты – эшче һөнәрләрнең престижын арттыру, һөнәри белемнәрне һәм эшләү ысулларын камилләштерү, шулай ук кадрларның квалификациясен үстерүгә карата теләктәшлек күрсәтү. Гадәттә Россия чемпионаты ике этапта – региональ һәм федераль дәрәҗәләрдә уза. Региональ этапта җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашу өчен номинацияләнә, ә илкүләм беренчелектә җиңеп чыгучылар ике елга бер тапкыр дөньякүләм чемпионатка җибәрелә. Мисал өчен, “Урман кисүче - 2015” һәм “Урман кисүче - 2016” чемпионатында җиңүчеләр Россия җыелмасына керәчәк һәм Россия өчен 2016 елда Польшада узачак 32 нче Дөнья чемпионатында көч сынашачаклар.

Россия ярышлары катгый рәвештә дөньяви чемпионат кагыйдәләре нигезендә үткәрелә. Илкүләм беренчелектә бензомоторлы пычкысы булган агач аударучылар һәм урман әзерләү машинасы операторлары катнаша. Алар агач аудару, чылбыр алмаштыру, катнаш итеп үлчәп кисү, төгәл итеп кисү, ботаклар кисү, эстафета дисциплиналары буенча ярышачак.

2015 елда ярышларда Россия Федерациясенең 30 субъектындагы команда вәкилләре һәм Белорусия Республикасы командасы катнашыр дип көтелә.

Агач аударучылар арасында “Урман кисүче - 2015” Россия чемпионаты урман әзерләү инструментлары һәм урман әзерләү техникасы белән эш итүне күрсәтүгә генә корылмаган, ә ямьле һәм кызыклы манзара да. Ярышлар арасындагы буш вакытларда тамашачылар өчен мәдәни-күңел ачу чаралары оештырылачак: бензопычкы белән агачлардан фигуралар кисү буенча чыгышлар ясалачак; призлы махсус конкурслар оештырылачак, сәнгать үзешчәннәре чыгыш ясаячак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International