Татарстанда 18-19 сентябрь көннәрендә “Урман кисүче - 2015” Россия чемпионаты узачак

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Агач аударучылар арасында Россия чемпионаты 2013 елдан башлап үткәрелә. Аны үткәрүнең төп максаты – эшче һөнәрләрнең престижын арттыру, һөнәри белемнәрне һәм эш ысулларын камилләштерү, шулай ук кадрларның квалификациясен үстерүгә теләктәшлек күрсәтү. Гадәттәгечә Россия чемпионаты ике этапта – региональ һәм федераль дәрәҗәләрдә уза. Региональ этапта җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашу өчен номинацияләнә, ә илкүләм беренчелектә җиңүчеләр ике елга бер тапкыр дөньякүләм чемпионатка җибәрелә. Мисал өчен, “Урман кисүче-2015” һәм “Урман кисүче-2016” Чемпионатында җиңүчеләр Россия җыелмасына керәчәк һәм 2016 елда Польшада агач аударучылар арасында узачак 32 нче Чемпионатта Россия данын яклаячак.

         “Урман кисүче-2015” чемпионатына 30 якын Россия командасы киләчәк. Беларусьтан да агач аударучылар командасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International