Ярышларда катнашучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Аның мөрәҗәгатендә болай диелә: “Быел Татарстанга беренче тапкыр агач аударучылар арасында “Урман кисүче-2015” Россия чемпионатында катнашу өчен илнең иң яхшы урманчыларын җыю хокукы бирелде.
Безнең республика, Чемпионатны оештыручы буларак, ярышлар яхшы шартларда үтсен, барысы да кирәкле техник таләпләрне исәпкә алып корылсын өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләде. Татарстан Республикасы икътисады структурасында нефть табу, нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше өстенлек итә. Шуңа бәйле рәвештә урманнарны саклау мәсьәләсе аеруча актуаль. Һәм без, әлеге проблеманың барлык әһәмиятен аңлап, актив рәвештә урман үсешен һәм агач эшкәртү сәнәгатен инвестициялибез.”
Президент ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.