Республиканың урман хуҗалыгындагы иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары в.б. Алексей Песошин, РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, РФ Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге президенты Мирон Тацюн һәм ТР урман хуҗалыгы министры в.б. Алмас Нәзиров катнашты.
“Быел шулай килеп чыкты инде, агач аударучылар арасында “Урман кисүче-2015” Россия чемпионатын үткәрү очраклы рәвештә урман хезмәткәрләре бәйрәме белән бергә туры килде. Мин сезне әлеге бәйрәм һәм әлеге ике чараны яхшы гына туры китерүебез белән тәбрик итәм”, – диде үзенең чыгышында Алексей Песошин.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте тармакны үстерүгә зур игътибар бирә һәм урман торгызу юлында аңа теләктәшлек күрсәтә. Европада иң зур, елына 12 миллион кәлшә үстерү буенча урман селекция-орлыкчылык үзәген ачу моның ачык мисалы булып тора. Инде берничә чор рәттән урман янгыннары республиканы урап уза. “Әлеге тенденция киләчәктә тә сакланыр дип өметләнәм. Без бергә моның өчен максималь тырышлык куячакбыз”, – дип ассызыклады ТР Премьер-министрының беренче урынбасары в.б.
Ул шулай ук тармактагы ветераннарның Татарстан урман хуҗалыгы үсешенә керткән бәһасез өлеше, шулай ук бүген мәктәп урманчылыкларында яшь буын белән эшләүнең әһәмияте турында да искәртеп узды.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы үз чиратында Татарстанның урман тармагына һәрчак зур игътибар бирелгәнлеген әйтте.
“Агач кисүчеләр арасында Россия чемпионаты үткәрү мәйданы буларак республика юктан гына сайланмады. Минем уйлавымча, республикада урман хуҗалыгы үссен һәм урманчы, урман хезмәткәре һөнәрләре тагын да кызыклырак булсын өчен барысы да эшләнгән, – диде Иван Валентик. – Урман – безнең милли байлыгыбыз һәм Татарстанда бу байлыкка бик зур хөрмәт белән карыйлар”.
Урман хуҗалыгы вәкилләрен, урман хезмәткәрләрен аларның һөнәри бәйрәме белән котлаганнан соң мактаулы кунаклар аеруча танылган белгечләрне бүләкләде.
Шулай итеп, “Урман хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк тамгасы белән ТР урман хуҗалыгы министры в.б. Алмас Нәзиров һәм Кәләй урманчылыгының урман торгызу инженеры Мимоза Тимербаева бүләкләнде. Шулай ук мактау грамоталары һәм “ТР атказанган урманчысы” дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Шуннан соң Алексей Песошин Алмас Нәзиров җитәкләгән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына, бәйрәм уңаеннан, урманга хезмәт итүдәге һөнәри вазифаларны үтәү өчен, берьюлы 31 “Нива” автомобильләренең чын ачкычлары символы буларак зур ачкыч бүләк итте.
Чара тантаналы бәйрәм табыны артында концерт программасы белән төгәлләнде