2015 елның 18-19 сентябрь көннәрендә “Казан аренасы” территориясендә агач аударучылар арасында 3нче “Урман кисүче-2015” Россия чемпионаты узды, аны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россиянең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Центрлесэкспо” ААҖ һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ оештырды. Россия ярышлары агач аударучылар арасында Халыкара IALC (International Association Logging Championships) чемпионатлары ассоциациясе таләпләрен төгәл үтәп үткәрелде.
Илкүләм беренчелектә бензомоторлы пычкылар ярдәмендә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан килгән агач аударучылар һәм агач эшкәртү машинасы операторлары катнашты. “Урман кисүче-2015” чемпионатында катнашучылар агач аудару, чылбыр алмаштыру, катнаш кисү белән кисү, төгәл кисү, ботаклар кисү, эстафета кебек дисциплиналар буенча көч сынашты. Чемпион титулын Карелия Республикасыннан килгән агач кисүчеләр саклап калды, икенче урынны Татарстан Республикасы, 3 нче урынны Чуашия Республикасы яулады. Ләкин “Бензопычкы белән агач аудару” дисциплинасында дөнья рекорды кую дәрәҗәсенә ирешү Татарстан Республикасының Нурлат урман хуҗалыгыннан агач кисүче Олег Алексеевка тәтеде. 3 нче “Урман кисүче-2015” Россия чемпионатында җиңүчеләр илнең җыелма командасы составына керәчәк һәм 2016 елда Польшада узачак дөнья беренчелегендә Россия данын яклаячак.
Казан 2018 елда агач аударучылар арасында Дөнья чемпионаты уздыруга карата ил-кандидат буларак Россияне таныту хокукына гариза тапшырды. Әгәр дә Казанның бу үтенече хуплау тапса, Татарстан башкаласының 2018 елда “Казан” аэропорты районында төзелүче “Казан Экспо” Халыкара корылтай-күргәзмә үзәге мәйданында агач кисүчеләрнең дөнья беренчелеген кабул итү мөмкинлеге булачак.
(“Казан ярминкәсе” ААҖ мәгълүматлары һәм фотоматериаллары файдаланылды).