Лубян урман-техника техникумында “Ватан уллары”

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Урман хезмәткәрләре көне һөнәри бәйрәмендә Лубян урман техника көллияте стадионында Киров өлкәсенең “Ватан уллары” Патриотик һәм спорт тәрбиясен үстерүгә теләктәшлек ассоциациясенең күрсәтмә чыгышлары булды.  Чара Бөек Ватан сугышында җиңүченең 70 еллыгына багышланды.

Ассоциация спортчыларын директор Афанасий Данилов сәламләде, ул ассызыклап үткәнчә, осталык, җитезлек, төгәл хәрәкәтләр, 16-17 яшьлек яшүсмерләрнең корал белән эш итү сәләте манзара кылына торган мондый чыгышлар патриотик тәрбияне, көллият студентларының сәламәт яшәү рәвешен алып баруын пропагандалау өчен мөһим. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән дәүләт хезмәте һәм кадрлар секторы белән җитәкләүче Айрат Әхмәров кунакларга рәхмәт җиткерде, ул көллияттәге укытучыларны һәм студентларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм, спортчыларга мөрәҗәгать итеп, урманны саклау – Ватанны саклау дигән сүз, без барыбыз да уртак зур эш башкарабыз, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International