Министрлык учреждениеләрендә Халыкара өлкәннәр көненә әзерлек чаралары башланды

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Урманчылыкларда һәм урман хуҗалыкларында авыр тормыш шартларында калган пенсионерларга һәм урман хуҗалыгы ветераннарына ярдәм күрсәтеләчәк, шул исәптән шәхси ихтыяҗлары өчен утын бүлеп биреләчәк.

         Моннан тыш, учреждениеләрдә чәй табыннары артында, концерт программасы белән очрашулар оештырылачак. Мондый чараларда катнашу пенсионерларга аралашырга, урман хуҗалыгының ни рәвешле үсеш алуын белергә мөмкинлек тудыра.

Тармак ветераннарына министр Алмас Нәзиров мөрәҗәгать итте, гомер буе урман хуҗалыгына хезмәт итүләре, табигатьнең матурлыгын һәм бөеклеген саклаган өчен рәхмәтен җиткерде. “Үз хезмәтегезгә булган ярату хисләрен, алган белемнәрегезне һәм тәҗрибәгезне сез һич карусыз яшь урманчылар буынына тапшыра килдегез”, – дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International