Мәктәп урманчылыкларында укучылар һәм экология берләшмәләре урманчыларга ярдәм итә. Әйтик, Әлки муниципаль районының Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе укучылары урманнарны тәрбияләү чараларына актив кушылып китте. Әлки урманчылыгының бер кишәрлегендә алар тарафыннан җәен ял итүчеләрдән калган 8 кубометр каты көнкүреш һәм башка төрле калдыклар җыеп алынды һәм чыгарылды.