Конференцияне оештыручылар – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы; “Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыруның бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты” ФБУ (ФБУ ВНИИЛМ); Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы; ФБУ ВНИИЛМ “Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе” филиалы.
Күзалланганча, конференция эшендә 80 яшь галим катнашачак, чара өч мәйданда узачак: Министрлык бинасында, ФБУ ВНИИЛМ “Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе” филиалында һәм Идел буе дәүләт технологик университетында (Йошкар Ола шәһәре). Чараның максаты – урман комплексы өлкәсендә яшь галимнәр тарафыннан үткәрелә торган фәнни тикшеренүләрне координацияләү: тәҗрибә уртаклашу, эш нәтиҗәләрен бәяләү, социаль коммуникацияләрне үстерү.