Укытучы көненә багышланган чараларда урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм табигый тыюлыклардагы белгечләр катнаша

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Республиканың күп кенә укытучылары үсеп килүче яшь буынны экологик тәрбияләүдә катнаша һәм урманчылыкларның һәм тыюлык эше җитәкчеләре белән актив хезмәттәшлек итә. Әгерҗедә дәүләт тыюлыгы башлыгы Әһли Фәйзуллин һәм “Кичке таң” ДТКТ инспекторлары аеруча зур тырышлык куючы мөгаллимнәрне дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Ә. Фәйзуллин “шундый кешеләр аркасында безнең мәгариф зур дан казанды” дип билгеләде. Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаровка ярдәм күрсәткәне һәм һәр яклап теләктәшлек белдергәне өчен Кыргый табигатьне саклау үзәгенең Хәйриячелек таныклыгы тапшырылды. Шулай итеп экологлар район башлыгының Татарстан Республикасындагы махсус сакланучы табигый территорияләрне саклауга керткән өлеше өчен рәхмәтен җиткерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International