Мәскәү өлкәсенең Пушкин районында Урман белем бирү учреждениеләре ассоциациясе составына керүче урта һөнәри һәм югары белем бирү буенча дәүләт белем бирү учреждениеләре студентлары арасында “Урманның күп төрле ярышлары” узды. Күп төрле ярышларның максаты – студентларны теоретик һәм гамәли укытуны, шулай ук аларны физик яктан тәрбияләүне стимуллаштыру.
Ярышлар 4 этапта узды: “Диләнкедәге төп эшләр”, “Өлгергән агачлыкларда диләнкеләрне аерып чыгару һәм таксацияләү”, “Урманнарны яңадан үстерү” һәм “Урман янгыннары сүндерүне имитацияләү”.
Ярышларда урта һөнәри белем бирү буенча 15 һәм югары белем бирү буенча 8 команда көч сынашты. Лубян урман-техника көллиятеннән студентлар – Павел Алексеев, Михаил Гусев һәм Алмаз Таҗиев катнашты. “Урман янгыннары сүндерүне имитацияләү” этабында көллият командасы өченче урынга лаек булды. “Хускварна” фирмасы тарафыннан үткәрелгән бензопычкы белән төгәл итеп кисү ярышларында Павел Алексеев иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.