Делегация Казанга “Киров һәм Мәскәү районнары һәм Цзэнчэн районнары арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында”гы Меморандумга имза салу өчен килде. Урманны һәм суны саклау өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксынучы Кытай тарафы гозере буенча министрлыкта кунакларны урман фондын дәүләти контрольдә тоту һәм күзәтү бүлеге белгечләре каршы алды. Бүлек башлыгы Нияз Таҗмиев һәм саклау һәм яклау секторы җитәкчесе Наил Мирсияпов Кытай делегатларының сорауларына җавап бирде.
КХР Гуанчжоу шәһәре делегатлары, Цзэнчэн районының Халык хакимияте башлыгы белән берлектә, Урман музее экспонатларын карады, алар белән директор Илгиз Зарипов таныштырды.