Конференцияне оештыручылар – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы; “Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты” ФБУ (ФБУ ВНИИЛМ); Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы; ФБУ ВНИИЛМ филиалы – “Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе”. Конференциядә урман комплексы өлкәсендә өч-биш ел дәвамында үз тикшеренүләрен үткәрүче яшь галимнәр катнаша. Конференциядә аларның эшенә бәя биреләчәк.
Моннан тыш, яшь галимнәр Татарстанның урман хуҗалыгы белән танышачак һәм Шәһәр яны урман хуҗалыгының база урман питомнигын манзара кылачак.