14 октябрьдә Россиядә Тыюлыклар көне билгеләп үтелә

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Ел саен бәйрәмне билгеләп үтү карары 1999 елда Россия тыюлыклары директорларының Владивостокта булып узган киңәшмәсендә кабул ителә. Әлеге инициатива Россия Федерациясе Табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан теләктәшлек таба.

Россиядәге беренче тыюлыклар 19 гасыр азагында дворян җирләрендә барлыкка килә. Ә беренче дәүләт тыюлыгы (Баргузинск) 1916 елда оештырыла, нәкъ менә шул чордан башлап Россиядә тыюлык эшенең тарихына эз салына.

Бүгенге көндә Россия Федерациясендә 103 дәүләт тыюлыгы, 47 милли парк, гомуми мәйданы 59,6 миллион гектар булган 69 федераль тыюлык бар, аларда 10 мең тирәсе штатлы хезмәткәр көч куя. Региональ һәм җирле әһәмияттәге МСТТ – 13 000 тирәсе, аларның гомуми мәйданы – 142,2 миллион гектар.

Безнең республикада хәзерге вакытта гомуми мәйданы 167,55 мең гектар булган төрле дәрәҗәле махсус сакланучы 171 табигый территория, шул исәптән 126,84 мең гектар тирәсе мәйданда региональ әһәмияттәге махсус сакланучы 166 табигый территория Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фондын тәшкил итә. Шул рәвешле, Татарстан Республикасы мәйданының 2,47%ында табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен кирәкле барлык шартлар тудырылган. Соңгы 15 ел эчендә Татарстан Республикасында гомуми мәйданы 110,7 мең гектар булган 30 МСТТ оештырылды (12 дәүләт тыюлыгы һәм 18 табигать һәйкәле).

Хәзерге вакытта Бөгелмә районы территориясендәге өч табигый объектка МСТТ статусы бирү буенча эшләр алып барыла.

Махсус сакланучы табигый территорияләрдә эшләүчеләр – чын энтузиастлар һәм битараф булмаган кешеләр. Алар тырышлыгы аркасында илебез территориясендәге кабатланмас ландшафтларны һәм хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеген беренчел халәттә саклау мөмкин. Нәкъ менә алар тыюлыкларда, заказникларда һәм табигать һәйкәлләрендә тереклек итүче сирәк очрый торган хайван төрләрен һәлак итүдән сакларга булышалар.

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы тыюлык эшендәге барлык белгечләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International