Дрезден Технологик университетының галим-урманчылары ТР урман хуҗалыгында булды

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан имәнлекләре 193,1 мең гектар мәйдан били яки барлык урман мәйданнарының 15 процент өлешендә урнашкан. Узган гасырның кырыгынчы һәм җитмешенче елларындагы кышларда имәнлекләр кибеп, утыртмаларның мәйданнары киметелгәннән соң 350 яшьтән олы булган, 1,5 метр юанлыктагы кәүсәле имәннәр бары тик Кайбыч урманчылыгы урманнарында гына сакланып калган.

Тәҗрибәдән күренгәнчә, урман хуҗалыгын фәнни эшләнмәләрне гамәлдә файдаланмыйча гына алга таба үстерүе мөмкин түгел. Имәннәрне торгызу буенча республика программасында “Кайбыч махсус орлык урман хуҗалыгы”нда имәннең бердәм генетик-селекция комплексы объектлары булдыру, плюс утыртмаларын, плюс агачларын ачыклау исәпкә алынган, имән буенча даими орлык базасы булдыру юнәлеше билгеләнгән.

Министрлыкның белгечләр төркеме Европа илләрендә, шул исәптән Германиядә сабаклы, ябык тамыр системалы һәм чикләвекләре озак саклана торган имәннең утырту материалын үстерү буенча иң яхшы дөньяви технологияләрне өйрәнде.

Кайбыч, Тәтеш һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыкларындагы имәнлекләрне өйрәнү һәм имән урманнарын торгызу мәсьәләләре хакында сөйләшү шул сәбәпле планлаштырылган да иде инде.

Алман галимнәре Саба урманчылыгының урман хуҗалыгы белән танышты инде, алар Татарстан белгечләре белән плантацияләр өчен утырту материаллары бирү мөмкинлеге хакында сөйләштеләр, Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәген карадылар һәм усак, каен һәм тал плантацияләрендә булдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International