15 октябрьдән башлап Татарстан Республикасының урман фонды территориясендә янгын куркынычы янаган чор тәмам дип санала. Биш ел рәттән урманнарда янгыннарга юл куелмады

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Урманнарда янгын куркынычы янаган чор узган елга караганда иртәрәк тәмамланды. Бу көзге яңгырлы һава торышының иртәрәк килүе белән аңлатыла, шуның аркасында урманнар дым белән туенды. Апрельдән башлап октябрьгә кадәрге чорда урманнарны саклау һәм яклау буенча барлык планлаштырылган чаралар үткәрелде. 23 янгын-химия станциясе эшкә җигелде, урманнарны җир өстендә һәм һавадан торып күзәтү оештырылды.

Урманнарда янгыннарны сүндерү буенча җыелма план нигезендә 2015 елда Татарстан Республикасы территориясендә урман-янгын формированиеләренең саны 814 кешегә җитте, аларның 253се – даими нигездә, урман янгыннарын сүндерү җитәкчеләре – 22 кеше һәм 1023 берәмлек техника.

Урманнарда янгыннарны сүндерү буенча җыелма планда шулай ук урманнардан файдаланучы һәм файдаланмаучы оешмаларның 5638 кешедән торган, 2002 берәмлек төрле техника белән тәэмин ителгән көчләрен һәм чараларын (ирекле янгын сагы һәм башка оешмалар) җәлеп итү күздә тотылды. Халык белән ММЧ ярдәмендә актив эш алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International