Дрезден Технологик университеты галимнәренең Казанга булган эшлекле сәфәре тарихи урыннарга экскурсия белән тәмамланды

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Россия һәм Германия галим-урманчыларының соңгы семинарында ике – “Ботаклы имән һәм вак яфраклы юкәләрнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү” һәм “Татарстан Республикасында агач плантацияләре булдыру һәм алардан файдалану” проектлары турында сөйләштеләр.

Проектларны тормышка ашыру өчен Кайбыч урманчылыгының имән утыртмаларында сынап карау буенча исәпкә алу мәйданчыклары булдырылды, аларда хәзерге вакытта Урман хуҗалыгы министрлыгыннан һәм Дрезден университетыннан ике белгеч эшли, шулай ук Саба урманчылыгында 2016 елга усак һәм каен плантацияләрендәге сынап карау мәйданнары өчен урыннар билгеләнде.

Семинар һәм эшлекле очрашуларның нәтиҗәсендә Урман торгызу өлкәсендә уртак алман-Россия проектлары чараларын тормышка ашыру буенча беркетмә имзаланды.

Проектлар өстендә алга таба эшләү инде Германиядә дәвам иттереләчәк, анда ноябрь аенда Министрлык делегациясе оча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International