Республика урманчылыкларында булачак урманнар өчен туфрак әзерләү 100 процентка башкарылды

2015 елның 23 октябре, җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман культураларына, питомникларга, мәйданнарга, табигый урман торгызуга ярдәм чараларын үткәреп, көзге инвентарьлаштыруга йомгак ясала. Урман культураларын карап тәрбияләү иң уңайлы агротехник срокларда башкарылды, урман питомникларында эшләр төгәлләнде, орлыклар җыеп алынды, 2016 ел урман культуралары өчен туфрак әзерләнде.

Шулай итеп, сыйфат таныклыклары булган урман чималларын һәм орлыкларын әзерләүнең гомуми күләме урман хуҗалыклары буенча 1515,3 килограммга җитте, алардан: Гади нарат – 260,9 кг (шул исәптән –  56 кг яхшыртылган селекция категориясендәге гади нарат орлыгы), Европа чыршысы – 301,3 кг, Себер карагачы – 53 кг, Каен – 639,5 кг, Дардар агачы – 150 кг.

Декоратив токымнардан 110,6 кг орлык һәм башка куаклыклар (агачсыман сары сәрви агачы, кансыман-кызыл дүләнә, җыерчыклы роза, балан яфраклы пузыреплодник, виргин шомырты, гади чия, татар зелпесе) әзерләнде.

 Хәзерге вакытта ботаклы имән, Европа чыршысы, гади нарат, декоратив токым һәм башка куаклык орлыкларын әзерләү эшләре дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International