Октябрьдә ТР дәүләт урман инспекторлары һәм табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторлары тарафыннан урман массивларында һәм махсус сакланучы табигый территорияләрдә каты көнкүреш калдыкларын хокуксыз урнаштыру урыннарын ачыклау буенча рейдлар үткәрелде

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан урман массивларында 35 мәртәбә рейд үткәрелде, алар барышында инспекторлар каты көнкүреш калдыкларын хокуксыз урнаштыруның 9 очрагын ачыклады, хәзерге вакытта бу урыннарның 7се бетерелде.

Акция барышында урман фондында урнашкан 99 аншлаг, панно һәм башка кече архитектура рәвешләре төзекләндерелде. 29 чишмә чистартылды һәм корылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International