Булачак урманнарның үсеп китүе, артымы һәм торышы утырту материалының сыйфатына бәйле.
Республикада Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшли, анда ел саен ябык тамыр системалы 12 миллион данә ылыслы токым чәчкеннәре җитештерелә. Министрлык буйсынуындагы учреждениеләрдә – урман хуҗалыкларында 55 урман питомнигы бар, аларда ылыслыларның, яфраклыларның, шулай ук декоратив токымнарның киң ассортименты үстерелә. 2015 елда базислы урман питомникларында гомуми 26,6 гектар мәйданда утырту эшләре башкарылды. 2015 елда питомникларны инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча, буйсынудагы учреждениеләр тарафыннан 52 308 мең данә утырту материалы үстерелгән.