Казан дәүләт аграр университетында Ачык ишекләр көне узды. Университет белән танышу өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре, авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары чакырылган иде.
“Республикабызның урман хуҗалыгында җитди үзгәрешләр бара, алар урман хуҗалыгының яңа белгеч тибын чагылдыра, – дип билгеләде министрның беренче урынбасары Харис Мусин, – ул мәгълүмати системалар һәм заманча технологияләр белән таныш булырга һәм шул ук вакытта ачык һәм төгәл итеп урманчы һөнәренең асылын һәм максатын аңларга тиеш”.
Факультетларның җитәкчеләре, шул исәптән урман хуҗалыгы һәм экология факультеты җитәкчелеге университетта белем алу барышында алырга мөмкин булган белгечлекләр турында аңлатыбрак сөйләделәр.