Филармония җитәкчелегенең инициативасы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында теләктәшлек тапты. Шәһәр яны урман хуҗалыгының Уку-сынау урман питомнигыннан агач утыртмалары бүлеп бирелде, алар филармония скверында утыртылды.
Беренче утырту эшләрендә РФ һәм ТР халык артистлары Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловалар үз өлешен кертте. Аллеяга нигез салуда министрлыктан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин катнашты.
Филармониядә билгеләп үтүләренчә, бергәләшеп агач утырту гадәте дәвам иттереләчәк, филармониянең күп кенә атаклы һәм яшь артистлары анда катнашу теләген белдерде.