Проект берьюлы өч шәһәрдә: Казанда, Түбән Новгородта, Уфада старт ала һәм төзелеш материалларын агрегатлаштыру, эзләү, сайлап алу һәм аларны җитештерүчеләр исемлеген бәяләү буенча иң яхшы тәкъдимнәр системасыннан гыйбарәт.
Клиентлар өчен – бу Интернет аша иң яхшы бәядән, китертеп бирү юлы белән, үтәкүренмәле бәяле һәм намуслы җитештерүчеләре булган материалларны сатып алу. Җитештерүчеләр өчен – кызыксынган клиентлар (заказ һәм китереп бирү маршруты бәясен тулысынча түләп кабул ителгән гаризалар).
“Кондыз Йорты” (“Дом Бобра”) системасы белән эшләү процессы бик гади һәм шәхси игълан яки онлайн-бронь сайтларының күпчелеге кебек, аналогик схема буенча төзелгән. Клиентка рәсми сайтка керергә, товарның сыйфатламасын сайларга, китертү өчен адресын һәм вакытын күрсәтергә кирәк. Алга таба аңа берничә җитештерүчедән иң яхшы тәкъдимнәр сайлап биреләчәк. Әгәр дә бу тәкъдимнәр аңа хуш килсә, аның шуларның берсен 72 сәгатькә броньлап кую мөмкинлеге бар. Шушы вакыт эчендә гариза системаның колл-үзәгенә эләгә, эшкәртелә һәм җитештерүчегә тапшырыла.
“Безнең максат – актуаль бәяләре, намуслы җитештерүчеләре белән бердәм ресурс булдыру, алар арасында без аттестацияләү һәм эчке рейтинглар үткәрәчәкбез. 2017 елга кадәр безнең системадагы җитештерүчеләр саны Россиянең 12-15 шәһәрендә 380гә кадәр җитәргә тиеш”, – дип ассызыклады әлеге эшләнмәнең җитәкчесе Дмитрий Жуков.
“Кондыз Йорты” проекты 2015 елда язгы сайлап алу кысаларында ИТ-парк бизнес-инкубаторының резидентына әверелде. Проект авторларының Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белән килешүе бар инде һәм “Иннополис” МИЗ резиденты статусы да алынган.