Татарстанның мәктәп урманчылыклары командасы Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары корылтаенда II урын яулады

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Командага өч урманчылык вәкилләре керде: Альбина Григорьева (Лубян урман-техника көллиятенең мәктәп урманчылыгы), Денис Малькин (Тәтеш урманчылыгының мәктәп урманчылыгы) һәм Марат Шиһабиев (Арча урманчылыгының “Табигать варислары”).

Краснодар краенда, “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәге базасында булып узган ярышларда алар экологик сукмак һәм дендрология буенча конкурс этапларын уңышлы гына үттеләр, шулай ук нибары хуҗалар – Краснодар крае мәктәп урманчылыгы командасына очко оттырып, спорт ярышларында чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International