Аэропортта команданы Харис Мусин җитәкчелегендәге министрлык белгечләре һәм аларның вәкилләре Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары корылтаенда Татарстан өчен чыгыш ясаган дәүләт бюджет учреждениеләре-урманчылыклары җитәкчеләре, балаларның ата-аналары каршы алды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан үстерү бүлегенең әйдәп баручы консультанты, безнең делегацияне җитәкләгән Алсу Сәмигуллина команданың уңышлары турында сөйләде, ә корылтайда катнашкан Марат Шиһабиев, Денис Малькин һәм Альбина Григорьева “Орленок”та узган көннәре турында хатирәләре белән уртаклашты.
Татарстан командасы корылтай дипломы белән бүләкләнде һәм катнашучыларның һәркайсына истәлекле сәгатьләр бирелде.
Министрның беренче урынбасары Харис Мусин балаларга уңышлы чыгыш ясаганнары өчен рәхмәтен җиткерде һәм чәчәкләр тапшырды.