ТР УХМ урманнарны яңадан үстерү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алсу Сәмигуллина Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Дипломы белән бүләкләнде

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары корылтае кысаларында Россия Федерациясенең мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл оештырылды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мәктәп урманчылыклары белән эш тәҗрибәсе, әлеге хәрәкәт кысаларында тормышка ашырыла торган проектлар, республика балаларының халыкара һәм Россия күләмендәге ярышларда яулаган уңышлары турында ТР мәктәп урманчылыклары делегациясе җитәкчесе Алсу Сәмигуллина сөйләде. Чыгышыннан соң аңа хезмәттәшләренең күп кенә сорауларына җавап бирергә туры килде. Корылтайның эш нәтиҗәләре буенча А.Г. Сәмигуллина Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Дипломы белән бүләкләнде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International