Ел саен кышкы чорда Лубян урман-техника көллияте базасында җитәкчеләр – яңа билгеләнгән “Урман хуҗалыгы” ДБУ директорлары һәм II һәм III типлы янгын-химия станцияләре башлыклары өчен урман янгыннарын сүндерүгә әзерлек чаралары үткәрелә. Укыту эшләре теоретик һәм гамәли өлешләрдән тора, дәресләрне урманнардагы янгыннарны сүндерү буенча югары квалификацияле белгечләр үткәрә. Моннан тыш, курсларда халыкны эвакуацияләү һәм янгында зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәтәләр.