ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Санкт-Петербургның урман-техника университеты ректоры Юрий Беленький белән очрашу булды

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Соңгы елларда Министрлык урман хуҗалыгы өлкәсендә Татарстанның һәм Россиянең әйдәп баручы университет үзәкләре һәм аерым галимнәр белән озак вакытлы стратегик элемтәләрне җайга сала. Санкт-Петербургның С.М. Киров исемендәге дәүләт урман техника университеты галимнәре һәм хезмәткәрләре тарафыннан республикада урман хуҗалыгын алып бару буенча камил ысулларны кертүгә карата фәнни-тикшеренү эшләре үткәрелде.

ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров һәм университет ректоры, техник фәннәр докторы Юрий Беленький хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куйды, анда урман хуҗалыгы белгечләрен һөнәри әзерләү һәм яңадан укыту күздә тотыла. Шушы максат белән Юрий Иванович Беленький Лубян урман-техника көллиятендә булды, анда ул студентларга үз вузы һәм андагы урманчылык буенча белем бирү системасы турында сөйләде. Университет ректоры билгеләп үткәнчә, яшьләрне вузга бары тик киләчәккә перспектива белән генә җәлеп итәргә мөмкин. Ул икенче тапкыр килгән Татарстан һәм республиканың урман хуҗалыгына бирелә торган игътибар белгечләрнең әлеге өлкәдә гел кирәк булуына өмет өсти, диде ул.

Министрлык белгечләренең сорауларына шулай ук университетның квалификациясен үстерү факультеты деканы, профессор, техник фәннәр кандидаты Владимир Кацадзе җавап бирде.

 Мәгълүмати белешмә:

Санкт-Петербургның С.М. Киров исемендәге урман-техника көллияте

Яше зур булуга карамастан – вузга 1803 елда нигез салына – ул замана таләпләреннән артта калмый. Соңгы елларда күп кенә яңа фәнни юнәлешләр һәм яңа белгечлекләр ачылды. Мисал өчен, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану; метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү; мәгълүматлаштыру һәм санап чыгару техникасы; урман карантины һәм башкалар.

 Уникаль ботаника бакчасы, биология музейлары, илдәге иң борынгы, вуз составына керә торган  Лисинск урман хуҗалыгы – боларның берсе дә үзләренең фәнни һәм мәдәни-тарихи әһәмиятен югалтмаган.

 Университетта профессор-мөгаллимлек составын әзерләү гадәтләре саклана. Хәзерге вакытта биредә 70 фән докторы һәм 300 кандидат укыта һәм фәнни эш алып бара, факультетларның күпчелегендә диссертация советлары эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International