ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте делегациясе булды

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

 ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Илдар Тимергалинны, БР урман хуҗалыгы министры Динир Әхмәдъяновны, АПК Хөкүмәте Аппаратының урман хуҗалыгы һәм БР Хөкүмәте Аппаратының урман хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Айбулат Гайнуллинны, БР Урман хуҗалыгы министрлыгының хокукый һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы Венер Вахитовны җылы каршы алып сәламләде.

Башкортстаннан килгән коллегаларны очрашу барышында урман хуҗалыгы белән идарә итүдә норматив-хокукый тәэминат, аренда мөнәсәбәтләре һәм салымның вакытында түләнми калган өлешендә түләттерү буенча административ түләүләр мәсьәләсе, урман кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую һәм үзагач әзерләү һәм эшкәртү буенча өстенлекле инвестиция программаларын үтәү мәсьәләләре кызыксындырды.  

Эшлекле сәфәр азагында министрның беренче урынбасары Харис Мусин делегацияне министрлык структурасы һәм белгечләре белән таныштырды, Урман музеенда йөртте. Кунаклар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

  Иртәгә Уфа делегациясе Саба урманчылыгына барачак, анда алар ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышачак һәм МДФ җитештерү буенча KASTAMONU компаниясе заводын карау өчен Алабугага очачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International