Республиканың урман хуҗалыгында алман белгечләре-урман хезмәткәрләре белән берлектә төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, “ОМSК” сабаклы имән һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын үстерү” һәм “Татарстан Республикасында “LesPlan” урман плантацияләрен төзү һәм файдалану”. Проектлар Германиянең Бундестагы карары нигезендә Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан финанслана.
Ноябрь аенда Кайбыч һәм Саба урманчылыклары җирлегендә проектларны гамәлгә ашыру буенча эш киңәшмәсенә Дрезден Техник университеты белгечләре делегациясе һәм Европадагы иң өлкән Тарантд урман мәктәбе вәкилләре делегациясе килде. Ә Дрезденда узучы конференциядә министрның беренче урынбасары Харис Мусин, урман җитештерү бүлеге җитәкчесе Илдар Хәлилов, Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе филиалы директоры Айнур Пуряев, Кайбыч урманчылыгы җитәкче-урманчысы Илгиз Хаффазов, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге директоры Руслан Газизов, “Саба урман хуҗалыгы” ҖЧҖ коммерция директоры Азат Миңнеханов катнаша. Республика вәкилләре “Гюнтерхаузен” экологик белем бирү үзәгендә булды, Майнц шәһәре хуҗалыгының милек имәнлекләрен, урманлыкларын карады.
ТР урман хезмәткәрләренең чит илдәге программасы 9 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.