Киңәшмәне министр вазифаларын башкаручы Рәис Гомәров үткәрде. Көн тәртибендә урман хуҗалыкларының хуҗалык эшчәнлекләре карап тикшерелде, аларны тикшерү нәтиҗәләре турында финанс һәм икътисад бүлекләре белгечләре Рөстәм Халиков һәм Олег Рзай җиткерде.
Киңәшмәдә шулай ук хезмәтне саклау һәм агач әзерләү буенча җитештерү кишәрлекләрендә иминлек тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Учреждениеләрдә алып барыла торган хезмәтне саклау чаралары турында Әлки, Минзәлә һәм Түбән Кама урман хуҗалыклары җитәкчеләре хәбәр итте.
Эш киңәшмәсенә йомгак ясап, Рәис Гомәров чараның максаты – эш камилләштерүне таләп итүче мәсьәләләр, урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыра торган шартлар тудыру хакында сөйләшү иде, дип билгеләде.