ТР урманчыларының эш төркеме Германиянең урман хуҗалыгы белән танышуын дәвам итә

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Министрның беренче урынбасары Харис Мусин җитәкчелегендә делегация Германиянең Төньяк-Көнбатыш фәнни-тикшеренү институтында булды, биредә алар тиз үсә торган агач токымнарын үстерү методикасын өйрәнделәр, лабораторияләрне һәм сынау кишәрлекләрен карадылар. Алдагы көннәрдә “Dresdner Heide” урман хуҗалыгы предприятиесенә экскурсия планлаштырыла, биредә 75 яшьлек имән утыртмаларын караячаклар һәм Дрезденның тарихи урыннарына сәяхәт кылачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International